Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә 13,7 миллиард субсидия бүленәчәк

2017 елның 21 апреле, җомга

Авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләргә 13,7 миллиард сум күләмендәге субсидия бүлеп бирү турында карарны Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев имзалаган. Документ сайтында Министрлар Кабинеты бастырылган, дип яза Российская газета.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу акчаларны хөкүмәтнең резерв фондыннан алачак. Акчалар авыл хуҗалыгы техникасын үзебездә җитештерүчеләргә субсидия бирүгә тотылачак.Бу 21,2 мең авыл хуҗалыгы машинасы һәм 60,6 миллиард сумлык җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Хөкүмәт әлеге чара үзебездә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүгә стимул булыр дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International