Чүпрәле мөселманнары командасы казыят кубогына волейбол ярышларында җиңү яулады

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Гадәттә без, дин әһелләрен мәчетләрдә, мәҗлесләрдә генә күрергә күнеккәнбез. Шуңа да аларның ниндидер чараларда катнашулары гаҗәп тә кебек тоела.

Шундый чараларның берсе Буа районы “Яшьлек” спорт сараенда - Көнбатыш казыят кубогына волейбол ярышы булып узды. Буа Ярышта, Тәтеш, Чүпрәле, Алабуга, Чирмешән районнарыннан командалар катнашты. Әйтергә кирәк, казыят кубогына мондый төрдәге спорт ярышлары әле беренче тапкыр гына уздырыла.

Да Шуңа карамастан, уенчы мөселманнар сынатмадылар. Алай гына да түгел, Чүпрәле мөхтәсибәт командасы 1нче урынга лаек булды. Урында 2нче - Чирмешән командасы, 3нче урында-хуҗалар - Буа командасы. Җиңүчеләргә мөхтәсибәт исеменнән истәлекле бүләкләр, казыят исеменнән мактау кәгазьләре тапшырылды.

Райондагы “Җәмигъ” мәчетендә район башлыгы исеменнән волейболчылар командасын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов котлады. Район мөхтәсибәтенең дини-әхлакый өлкәдәге эшчәнлегеннән тыш, үз мисалларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда зур өлеш кертүләрен белдерде. Киләчәктә дә мондый спорт ярышларында уңышлар теләде. Район мөхтәсибе Рәкыйпов җиңү Рөстәм белән котлап, изге Коръән китабы тапшырды.

 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International