18 апрельдән Татарстан Республикасы Буа хәрби комиссариатының һәм Чүпрәле районнары буенча бүлегендә язгы чакырылыш башланды. Башка еллардан аермалы буларак армиягә китүче егетләрне быел район үзәк хастаханәсе территориясендә урнашкан чакыру пунктыннан озаттылар.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль буенча мәсьәләләр урынбасары Айрат Җәлалов әйтүенчә, быелның язгы чакырылышында Чүпрәленең 42 егете Россия Кораллы Көчләре сафын тулыландырачак. Элек еллардагы кебек үк аларның күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти - әниләргә борчылырга урын юк – 12 ай шул арада үтеп тә китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер якка яхшы үзгәрде. Армиядә төп игътибар – хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле тыш телефоннардан, кирәк - яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр. Һәр чакырылыштагы кебек үк, монысында да һава десанты, коры җир гаскәрләре, хәрби-диңгез флотында хезмәт итүне сайлаучылар аеруча күп. Яңа Чокалы авылы егете Илназ Гайнетдинов, мәсәлән, малай чактан ук үзен солдат хезмәтенә әзерләгән. Мәктәптә һәм Буа ветеринария техникумында укыган елларда да спорт белән шөгыльләнгән. Бүгенге көнгә кадәр ул район ветеринария берләшмәсендә эшләде. Читтән торып уку югары йортына керде. Улларын озатырга әти килгән – әнисе аңа яхшы хезмәт итүен теләделәр. “Нәселдә Безнең булган ир – атларның барысы да хәрби хезмәт иткән. Әти әни һәм ягыннан да бабаларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашканнар, офицер булганнар. Үзем дә Ерак Көнчыгышта иттем хезмәт, отделение командиры идем. Шуңа күрә улыбыз Илназның да изге Ватан алдындагы бурычын үтәвен бик хуплыйбыз. Ир – егетнең исән – имин барып кайтуы шатлык бит ул”,- ди булачак солдатның әтисе Ильяс Гайнетдинов. “Илназ авыл тормышында да бик актив егет. Концертларда сәхнәдән төшми, үзе дә үтә тәртипле, бозык гадәтләре юк”,- дип сүзгә кушылды авыл җирлеге башлыгы Наил Шихранов. Армиягә китүчеләрнең беренче Зур төркемендә авылыннан Чынлы – Илфат Салихов, Кече Чынлыдан – Рамил Ттуктамишев һәм Яңа Шигалидан Петр Кузнецов та бар иде. Айрат Җәлалов район башлыгы Александр Шадриков исеменнән егетләргә иң җылы теләкләрне ирештерде, Ватанның лаеклы сакчысы булырлык ул үстерүләре өчен әти – әниләренә рәхмәт әйтте. Солдатларны озатуга Гомәр хәзрәт белән Павел атакай да килгән. Алар да егетләргә үрнәк хезмәт итеп туган якларга исән – имин әйләнеп кайтуларын теләделәр, үзләренең хәер – бирделәр фатыйхасын. Иртәнге нәкъ алтыда егетләр утырган автобус Казанга - республика хәрби комиссариатына юл алды.