1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм” акциясе белән сәяхәттә

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе : Татар теле – дәүләт теле.

Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру максатыннан 2006 нчы елдан һәр елны “Мин татарча сөйләшәм” исемле акция уздырыла башлады. Ул 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә башланып апрельның урталарына хәтле дәвам итә.
Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын, мең еллар буена үзенә сеңдерә килеп, безнең чиксез заманнарга җиткергән кадерле хәзинә.
Телне саклау бүгенге көндә кешелек экологиясен саклау дәрәҗәсендә тора. Тел – кеше рухының формасы, эчтәлеге һәм аның яшәү шарты. Тел рухи экология. Телдә – мең еллар гореф-гадәтләр буенча хәзинәсенең сөземтәсе, әдәп һәм әхлак кануннары, мең еллар туктаусыз язылып торган тарихның хакыйкый эчтәлеге. Шушы хәзинәне без югалтмаска тиеш.
Быел да республика күләмендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырыла . Аның төп максаты – халыкны татар телендә сөйләшүгә өндәү, төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Шушы тормышка максатны ашыруда, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәче тарафыннан күп төрле үткәрелә чаралар, бәйгеләр оештырыла.

Без, 1 номерлы урта мәктәбенең Иске Чүпрәле 8б сыйныф укучылары Илнара Шәрәпова җитәкчелегендә әлеге акция кысаларында Казан даруханәсе, нотариаль конторасы Дәүләт һәм почта оешмаларына сәяхәт кылып, андагы хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрдек. Шушы оешмаларда безне бик җылы каршы алдылар. Кызыксындырган сорауларыбызга бик теләп җавап бирделәр.

Аннан соң без “Таттелеком” җәмгыятенең райондагы элемтә бүлегенә юл тоттык.Анда безне Сөләйманова Илсөяр Салимҗанова Наилә апа апа белән каршы алды һәм оешма коллективы белән таныштырдылар.

Оешмада төрле кешеләре милләт эшли. Чувашлар да, татарлар да татар телендә сөйләшәләр, ике дәүләт телен дә бертигез дәрәҗәдә кулланалар.

Әйдәп баручы белгечләре: “Без үзебез чуваш милләтеннән булсак да, татар телен һәм тагын да беләбез әле яхшырак өйрәнергә тырышабыз, чөнки безгә, гадәттә, төрле яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә, өлкән яшьтәге татарлар белән сөйләшү үз тәлләрендә бигрәк тә мөһим,” – диде.

Дәүләт нотариаль контора җитәкчесе исә безне Хәйретдинова Дилә Хамит кызы каршы алды.Дилә Хамитовна ике телне дә иркен куллана. Татар милләтеннән булуына карамастан, чуаш телен дә итүе хөрмәт, бу телне яхшы белүе безгә бик ошады. Алай да :”Туган телемнән башка тормышымны күз алдына да китермим.Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк , татар теле яңгырашы белән дә бик матур бит ул. Мин татар телен бик яратам,булуым татар белән горурланам.40 ел яшим Чүпрәледә.Чуашлар белән дә туганнар кебек дус торабыз. Татар теле – ул дуслык теле,” – дигән бездә туган телебез сүзләре белән горурлану хисен арттырып җибәргәндәй булды. ”Районыбызда чуаш милләтеннән булган өлкәннәр дә бик күп, ике телне камил белүдән тыш чуаш телен дә әйбәт беләм мин.Эшемдә телне дә Минем ике әйбәт белергә кирәк” – ул диде. Районыбыздагы ике милләт вәкилләре, Бөек Тукаебыз күрергә теләгәнчә, “уртак Ватанда” “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып”, бер-берсен хөрмәт итеп, дус яши дигән сүз бу.
Кадастр палатасы җитәкчесе Ханзярова Элмира Рифкат кызы белән дә очраштык.Ул үзенең да телен бик ярата.
Сәяхәтнең нәтиҗәсе буларак, берничә оешмада эшләүче 50 гә якын кеше әлеге акциягә бик теләп кушылуын белдерде. Чуваш милләтеннән булган райондашларыбыз да татар теленең мөһимлеген аңлап, аны яратып куллануларын, әле тагын да әйбәтрәк өйрәнергә тырышуларын әйттеләр. Ике телнең дә гамәлдә булуын күреп һәм ишетеп кайттык

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International