Иҗтимагый совет члены Олег атакай ярышлар уздырды

2017 елның 14 апреле, җомга

Түбән Чәке урта мәктәбендә спорт бәйрәмнәре еш уза. Авылдашлары Олег атакай тырышлыгы белән оештырылган ярышлар аеруча истә калырлык.

Ник, дигәндә, ул ярышучы балаларны кубок һәм грамоталар белән бүләкләүдән тыш, татлы тортлар һәм башка тәм – томнар белән дә сыйлый. “Күңелле стартлар” дип аталган спорт кичәсенә эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет рәисе Абдрахманов Рамил, эчке эшләр ветераннары җитәкчесе Шакиров Фариз советы, район үзәк хастаханәсе хирург – травматологы Сингх Раджеш Кумар һәм Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы Азат Садыйков та чакырылган иде. Алар ярышларның хөкемдарлары булып та сайландылар. Да Шуны искәртик, эчке эшләр бүлегенә караган иҗтимагый советның балалар арасында шундый ярышлар оештырып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау эшен алып барулары аеруча игътибарга лаек. Совет рәисе Рамил Шамилович әйтүенчә, әлеге эшчәнлек балалар арасында җинаятьчелекне кисәтүгә, бер – береңә карата ихтирам тәрбияләүгә тормышта дөрес һәм юл сайлауда ярдәм итүгә юнәлдерелә. Ул кичне балалар “Аюлар”, “Экстрим” һәм “Кока - кола” командаларына бүленеп көч сынаштылар. Ярышларның һәр этабы буенча дәрәҗәле жюри баллар куйды. Медицина Соңыннан аларга беренче ярдәме күрсәтү, травма алганда яисә аяк яки кул сынган очракта беренче чара күрү буенча да “имтихан” тотарга туры килде. Травматолог Сингх Раджеш Кумар хәлдән килгәнчә үзе дә укучыларга бу теманы ныграк аңлауда ярдәм итте. Ярышта катнашучы яшүсмер – егетләрнең берничә елдан армия сафларын тулыландырачакларын да искә төшердем һәм күңелдә ниндидер рәхәтлек хисе тойдым. Чөнки бу чарада алар үзләренең ни дәрәҗәдә физик әзерлекле булуларын да расладылар. Моңа исә гына кала куанасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International