Яңа Кәкерле авылында яшәүче Герой Ана - Нәкия Хөснуллина янында кунакта

2017 елның 14 апреле, җомга

Сугыш чоры балаларының, тыл ветераннарының юбилей бәйрәмнәрен котлап, билгеләп үтү районда матур күркәм гадәткә әйләнде.

Авылыбызның хөрмәтле берсе кешеләреннән - Герой Ана - Нәкия Миңнегали кызы Хөснуллина шушы көннәрдә үзенең туган көнен - 85 яшьлек юбилеен олы билгеләп үтте. Сугыштан соңгы елларда авыр ун балага гомер бүләк итеп, аларны илгә-көнгә яраклы итеп тәрбияләү итү һәм кеше Мөнир абый белән Нәкия апага һич җиңел булмагандыр. Шушы хезмәтнең авыр нәтиҗәсе буларак, ул бүген кадерле балаларының әниләре, һәм оныклары оныкчыкларының сөйкемле әбиләре. Кызганычка каршы, Мөнир абый күптән гүр иясе инде. Ләкин шулай булса да, таркалмады нигез, балалары һәм оныклары кайткан төшкә ишекләре ачык.

Шушы көннәрдә без укучылары мәктәп белән бергәләп, Нәкия апаны юбилее белән котладык һәм кечкенә концерт номерлары күрсәттек. Олы күңелле апа үзенең чиксез рәхмәтләрен белдереп укучыларга, мәктәп администрациясенә изге теләкләрен җиткерде. Без дә үз чиратыбызда, аны юбилее белән котлап, бар гомеренә исәнлек –саулык, күңел тынычлыгы, балалар бәхете теләп калабыз. Картлык көннәрендә аяз көннәре күп булып һәрдаим күңелен шатландырып торсын иде. Бүгенге көндә Нәкия апаның тугыз баласы сау-исән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International