Чүпрәле юл төзүчеләре сезонны башлады

2017 елның 14 апреле, җомга

Быелгы язның чагыштырмача иртәрәк килүе “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Чүпрәле филиалы хезмәткәрләренә дә эшне март башларында ук башларга мөмкинлек бирде. Филиал директоры урынбасары Айрат Сәнатуллин әйтүенчә, асфальт – бетон заводын да мартның беренче көннәреннән үк эшләтә башлаганнар. Филиалның эш күләме быел да былтыргыдан ким түгел.

92 хезмәткәрне берләштергән әлеге коллективы карамагында район территориясендәге 228 километрга якын юл бар икән. Эшчеләр кыш айларында да тик утырмаган, шушы кадәр чакрымдагы юлларны кардан – боздан чистартып тору оператив өчен эш планы төзеп, автотранспортның тәүлек буе имин йөрүен тәэмин иткәннәр, шушы максаттан 4607 тонна тозлы ком катнашмасы һәм 50 тонна тоз юлларга сибелгән. Жиһанга яз килү белән салкын ысул белән чокырларны ямау эшен башлап җибәргәннәр. Бу ысул белән һава температурасы 10 градустан түбән булганда да эшләргә мөмкин икән. “Чокыр-чакыр гына ямау дә дисәң, ул күп вакыт, чыгым ала. Безнең филиал эшчеләре ел саен 20 мең квадрат метрда чокыр-чакыр ямый. Сезон башыннан бүгенге көнгә кадәр 47 тонна салкын асфальт – бетон катнашмасы һәм 350 тоннага якын кайнар асфальт массасы чокырлар ямауда кулланылды. Бу эш июль башларына кадәр дәвам итәчәк. Барлык юлларның да торышын анализладык, бигрәк тә автотранспорт хәрәкәтенә куркыныч тудыра торган участокларны беренче чиратта ремонтлауны бурыч итеп куйдык. Рифкать Хәйруллин җитәкләгән бригада эшне җиренә җиткереп башкара. Аның кул астында бик тәҗрибәле эшчеләр хезмәт куя, барлык технологияләр дә төгәл үтәлә. Дөрес, бездәге эшне җиңел дип булмый, шулай да хезмәткәрләребез эштән – эшкә күчеп йөрмиләр, үзвакытында лаеклы гына хезмәт хакын да алалар. Шушы бригада көн саен 30 тонна асфальт массасы белән юлларны төзекләндерә. Тик менә кайбер машина йөртүчеләргә карата үпкә сүзләребез дә бар, бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ашлама кайтаручы зур йөкле “КамАЗ” автомашиналары шоферларына. Алар юлда эшләүчеләр куйган билгеләргә күз дә салмыйча тизлек режимын үтәмиләр һәм хезмәткәрләребез гомеренә шактый ук дәрәҗәдә куркыныч тудыралар”- сөйли дип Айрат Альбертович. Аннан быелгы эш планнары белән дә кызысынам. – Чокырлар тигезләүдән тыш кайбер участокларда капиталь ремонт та таләп ителә. Чүпрәле Иске – Шатрашаны Татар һәм Чүпрәле – Каракитә – Шланга юнәлешендәге юллар шундый. Шушы көннәрдә бөтен көчне шунда куячакбыз. Җитәрлек Техникабыз, ягулык – майлау материалларына кытлык юк, төзү эшенә җитәрлек чималны алдан әзерләп куйган идек”,- ди ул. Рәсемдә: Хәйруллин Рифкать бригадасы Чүпрәле – Казан юнәлешендәге юлны төзәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International