Иске Чүпрәле күппрофильле лицейда "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уза

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

“Иске Чүпрәле күппрофильле лицей”да ике милләт укучылары укый. Алар үзара бик дус һәм тату яши, бер – берсенең гореф – гадәтләрен, тарихын белә, аларга хөрмәт белән карый.

Чуваш милләтеннән булган укучылар матур итеп, татарча исәнләшә, сөйли шигырьләр, хәтта сәхнәләрдә дә җырлый. Тәнәфес вакытларында 5 - 7 нче сыйныф укучылары белән төрле уеннар уйныйбыз. Күптән түгел без чуваш милләтеннән булган балалар белән татар халык уеннары белән таныштык, аннан соң уйнадык бергәләшеп .Аларга аеруча “Түбәтәй”, “Ак калач”, “Кәрия – Зәкәрия” уеннары ошады. Укучылар тәнәфестән теләмичә таралаштылар генә. Димәк, уен телдә нинди генә булмасын, ул шатландыра баланы, дуслыкны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International