Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында үткән бадминтон турниры космонавтика көненә беренче һәм СССРның космонавты Ю.А. Гагаринга багышланды. Анда районның 16 гомуми белем бирү мәктәбеннән иллеләп яшь спортчы катнашты.
Ярышта катнашучыларны һәм җанатарларны тәбрикләргә район үзәгендәге 1 номерлы “Кояшкай” ясле - бакчасыннан бер төркем балалар да килгән иде. Аларның төрле бизәкле театральләштерелгән чыгышына залдагылар кул белән көчле алкышлары бәя бирде. Алай гына да түгел, әлеге турнир чын мәгънәсендә спорт бәйрәме төсмерен алды. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриковның чыгышы да спортчыларны яңа җиңүләргә рухландырды. Җитәкченең сүзләренчә, спортның бадминтон төре район җирлегендә киң популярлык алды, аның горизонты көннән – киңәя көн бара, спортчыларның осталыклары да арта. Әлбәттә, монда бадминтон федерациясенең райондагы филиалы җитәкчесе Раджеш Сингх Кумарның тынгысыз эш башкаруы олы рәхмәткә лаек. Кичке сәгатьләргә кадәр сузылган киеренке ярышларда ниһаять җиңүчеләр дә ачыкланды. Катнаш парлылар арасында (микс) Зур Аксу урта мәктәбеннән Алиса Искендерова белән Владислав Митрошкин барлык көндәшләрен дә отып беренче урынны яулады. Икенче урынга да шушы ук мәктәптән Анжелика Трифонова белән Сергей Юманов лаек булды. Өченче урыннарны ике пара: Матак урта мәктәбеннән Диана Мердеева белән Ильяс Төхфәтуллов Зур һәм урта Аксу мәктәбеннән Мария Унискова белән Артем Лаврентьев яулады. Мәктәп укучылары спартакиадасы кысаларында беренче урынга Зур Аксу урта мәктәбе командасы чыкты, Матак гомуми урта белем бирү мәктәбе һәм күп Чүпрәленең профильле лицее командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә муниципаль район башлыгының бадминтон федерациясе һәм филиалының Дипломнары, Грамоталары һәм Кубоклары тапшырылды. Турнирга Мөшәрәпов Салават хөкемдарлык итте.