Тынгысыз мал галиме

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Авыл җирендә ветеринария хезмәткәреннән абруйлы кеше һәм дә хөрмәтле бармы икән?

Элек заманнардан ук әлеге һөнәр ияләре җәмәгать секторында да, шәхси хуҗалыкларда да шактый күләмле эш башкарганнар. Юкка гына алар турында: “кешеләрне Табиб, мал табибы кешелек дөньясын дәвалый”,- дип юкка гына әйтмәгәннәр. Шушы гыйбарәгә тугры калып, Александр Павлович Шакин лаеклы ялга киткәнче район ветеринария станциясендә фельдшер булып хезмәт куя. Бүген дә ул үзенең 85 карамастан яшенә, ярдәм сорап килүчеләрне кире юк борганы, теләсә кайсы вакытта чакырган җиргә барып маларны дәвалый.
Шушы кадәр гомерен мал дәвалауга багышлаган ветеринарның бөтен сөйләгәнен төрки барсаң зур бер роман килеп чыгар иде. Шулай да, беренче чиратта, кайдан аңа килгән шушы кадәр талант, дип куясың. Андый кешеләр аз һәм аларга бу сәләтне Ходай биргән бүләккә тиңлисең. Балачак еллары да аның авыр сугыш чорына туры килә. Бик тормышның яшьли ачысын-төчесен татып, тылда сугыш михнәтләрен күреп, тормышның, яшәүнең кадеренә төшенгән кешеләр генә, мөгаен, үз гомерен лаеклы яшиләр дә тирә – юньдәгеләргә үрнәк хезмәт итә булырлык беләләрдер.
–Сугыш башланган көннәрне беренче һәм әтине фронтка алып китүне яхшы хәтерлим. Чуваш Ишлесеннән китүче ирләрне бөтен авыл озатырга чыкты. Без дүрт әни бала кочагында калдык. Мин - икенче, миннән олырак апама да нибары 12 генә яшь иде, ә иң энебезгә бер яшь кече. Ул чактагы күз яшьләрен, кайгы – хәсрәтне сөйләп бетерерлек тә түгел. Әтидән берничә кына хат килде һәм аны сугышның беренче елында ук “хәбәрсез югалган” нар исемлегенә керттеләр. Әниебез Надежда авыл медицина пунктында җыештыручы булып эшләде. Сугыш башлангач медицина хезмәткәрләрен дә фронтка алдылар. Башлангыч сыйныф белеме генә булган әниебезгә шәфкать туташы вазыйфасын да башкарырга туры килде. Бала тудыру, яралар бәйләү һ.б эшләрне әниебез чын белгечләрчә үти иде, күп авылдашлар аның игелекле ярдәмен тойды. Мөгаен, дәвалау эшенә тартылуым да миңа әнидән күчкәндер”,- сөйли дип Александр Павлович. Язмыш та аны сыный үзенчә. Дүрт сыйныф Авыл мәктәбендә тәмамлагач, авырап китү сәбәпле аңа укуын дәвам иттерү насыйп булмый. Йорт – җирдәге эшләрнең дә күберәк өлеше Александрга туры килә, энекәшләрен тәрбияләүдә дә әнисенең уң кулы була. Үсеп җитеп эшкә шактый чыныгу алган егет 1958 елда район үзәгендәге лечебницага ат караучы булып хезмәткә алына, бер үк вакытта кучер вазыйфасын да башкара. Ветеринария хезмәткәрләре белән колхоз фермаларында терлекләргә профилактика үткәрү чаралары оештыралар. Маллар Александр дәвалауны көннән - үз көн итә, табибларга булышып ветеринария белгечлегенең кайбер нечкәлекләрен дә төшенә башлый. Егетнең булдыклыгын сизеп баш алган табиб Фәрит Яфизов көннәрдән бер көнне аны үз янына чакыртып ала да: “Александр, син бик тырыш күренәсең, синнән әйбәт ветеринар чыгарга мөмкин, укып кайт әйдә әле”,- дип аны Алабугадагы кече ветеринария фельдшерлары әзерли торган мәктәпкә җибәрмәкче була. Әлбәттә, Александр моң бик шатлана, тик дүрт сыйныф белем белән генә укып булырмы икән, дип борчылып та ала. Шулай да ризалашып укырга китә. Бер еллык мәктәпне “бишле” билгеләренә генә тәмамлап районга кайта.

Тынгысыз колхоз эше куркытмый аны. Мал-туар авыруларын диагностикалау, йогышлы авыруларга каршы чаралар профилактик үткәрү, алынган продукциянең хәвефсезлеген тәэмин итү – болар барысы да аның җилкәсендә була. Кышмы, җәйме – елның теләсә кайсы фасылы булсын, резин итекләр киеп, ат җигеп, әллә ничә дистәләрчә чакрымга сузылган районның бер башыннан икенче башына урнашкан колхозларның ферма юлларын озак еллар урый ул. Ләкин аның эше күмәк хуҗалык малларын карау белән генә чикләнми. Шәхси хуҗалыкларда да шушы ук эшләрне алып бара. Төнлә килеп чакырсалар да “ашыгыч ярдәм” машинасыдай үзенең төп бурычын үтәргә ашыга. 1959 елның октябрендә Буа ветеринария техникумына укырга керә әлеге һәм уку йортында биш ел барлык һәм уку чорында фәннәрне 4 5 ле билгеләренә генә үзләштерә.
-Кешедән аермалы буларак авыру җирләрен күрсәтү өчен терлекләрнең куллары, аңлатып бирү өчен телләре юк. Шуңа күрә һәрдаим алар кеше кайгыртуына мохтаҗ. Шушы төшенчәнең мәгънәсен аңлаучылар гына тормышын мал табибы һөнәре белән бәйли аладыр, мөгаен. Тәрәзә аша карап кына терлекне дәвалап булмый. Кызганычка каршы, ветеринарлар түгел андый да юк,- дип сөйли Александр Павлович үз тәҗрибәсеннән чыгып. Күп еллык эш дәвамында аңа Фәрит Яфизов, Тәүфыйк Мингазов, Мусин Расыйх, Әдельша Исхаков, Дамир Хөснетдинов, Шәүкәт Алимов, Ринат Булатов, Наил Сәлахов кебек табиблар белән көчле иңгә – иң торып озак еллар эшләргә туры килә. Аның намуслы тырыш хезмәте күп кенә Мактау Грамоталары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелә, “ветераны Хезмәт” дигән мактаулы исемгә лаек була. Пар канаты Раиса Васильевна гына бик иртә бакыйлыкка күчә. Аның вафатына да быел 23 еллап вакыт үткән. Нәкъ үзләре тормышны кебек, хезмәтне яратырга өйрәтеп үстергән балалары Павел, Николай Елена моның өчен һәм әти - әниләренә бүген дә рәхмәт әйтәләр. Александр Павловичның юбилее көннәрендә да балалар, оныклары да түгәрәк өстәл тирәсенә җыелып иң якын, иң газиз кешеләрен котладылар. Юбилярны ул көнне элек елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре дә ихлас күңелдән тәбрикләп, җылы иң сүзләрен әйттеләр. Рәсемдә: хезмәт ветераны Александр Шакин үзен тәбрикләргә килгән кунаклар янында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International