Чүпрәленең балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгын кагыйдәләрен өйрәнәләр

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Чүпрәле районының "Кояшкай" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгын кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим. Балаларда ут белән эш итү сак күнекмәләрен тәрбияләүдә әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә бердәм эшләргә тиешләр. Балаларның күпчелек вакытларын өйдән тыш, балалар бакчасында үткәрүләрен исәпкә алсак, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтүдә тәрбияче төп рольне башкаруын аңлавы кыен түгел. Шуңа да әлеге теманың актуальлеген аңлап, "Кояшкай" балалар бакчасында март ае башында янгын куркынычсызлыгы буенча айлыкка старт бирелгән иде, дип яза районның "Туган як" газетасы.

Әйтергә кирәк, балаларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү җиңел түгел. Бу бакча коллективының уртак, тынгысыз эше нәтиҗәсендә генә мөмкин. Ә айлык барышында барлык үткәрелгән чараларның максаты - гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда балаларның үзләрен дөрес тотарга, ни эшләргә кирәк булуын өйрәтүдән гыйбарәт.

Айлык барышында барлык төркемнәрдә дә әти-әниләр почмакларында куркынычсызлыгы янгын турында мәгълүмат урнаштырылган иде. Шулай ук, төркемнәрдә тематик дәресләр дә үткәрелде. Гомумән, айлык барышында бакча тәрбиячеләре төрле үткәреп чаралар, балаларның системалаштырдылар белемнәрен, ныгыттылар.

Айлык ахырында исә тәрбияче Дания Фәизова өлкән төркем балалары белән "Янгын сүндерүчеләр-тәвәккәл һәм кыю кешеләр" дип исемләнгән чара үткәрде. Чарага кунаклар: Буа муниципаль районнары буенча һәм Чүпрәле гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын куркынычсызлыгына күзәтчелек итү бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Инсаф Шакиров, өлкән дознаватель Александр Мутов та чакырылган иде. Кунаклар балаларга ут белән уйнау куркынычы турында сөйләделәр, тематик күрсәттеләр мультфильм.

Өлкән төркем балалары тәрбиячеләре Дания Фәизова җитәкчелегендә ике командага бүленеп ярыштылар, шигырьләр дә сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, сорауларга да җаваплар эзләделәр. Әлбәттә, балаларның чыгышлары янгын куркынычсызлыгы темасына карата төзелгән иде.

Айлык барышында бакча хезмәткәрләре дә: логопед Алена Мердеева, физик культура җитәкчесе Сиринә Сәлимҗанова, психолог Әлфия Айнуллова, Альбина Сабирова да чараларны балаларның хәтерләренә сеңдерерлек итеп үткәрү өчен күп көч куйганнар.

Чара ахырында Инсаф Шакиров һәм балалар тәрбиячеләр алдында чыгыш ясап, шундый күңелле һәм мавыктыргыч чара үткәргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларга киләчәктә исәнлек дә, имин тормыш, уңышлар теләде, диелә район хәбәрендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International