Буразнада үткән балачак

2017 елның 31 марты, җомга

Әйе, сугыш күпме балаларның бәхетле балачагыннан мәхрүм итте, әтиләрсез, абыйларсыз калдырды. Йөгереп, уйнап, шатлыклы көлү авазлары ишетү урынына, очкан сызгыруы пуля, бомба шартлаган, ачы тавыш итеп кычкырган кына ишетелде.

Алар — утлы еллар балалары. Ачлы-туклы булган килеш, аякларына чабаталар киеп, басуларда печән чабалар, көзләрен ашлыкларны чистартып, амбарга салалар, аннары атларга төяп, район үзәгенә, хәтта Казанга кадәр барганнар. Юлларда төрле хәлләргә дучар булып, салкыннарда өшегән вакытлары да булган. Завод-фабрикаларда станоклар артына баскан нәни генә кызлар, малайлар, сыкранмыйча, җиңү көнен якынайтканнар. Аларны уртак бер максат - сугышта җиңүгә үз өлешеңне кертү, җиңүне якынайту берләштергән.

Бизнәсе Татар мәктәбе-башлангыч балалар бакчасында сугыш чоры балалары категориясенә кергән ак яулыклы апалар-әбиләр белән очрашу уздырылды.

Бала гына булсалар да, сугыш дигән афәт никадәр сындырырга тырышса да, аларның рухын сындыра алмады. Менә алар бүген безнең каршыбызда, якты йөзләре белән тормышыбызны бизәүче якыннарыбыз. Алар үзләренчә бәхетле. Алар – өлкәннәр, алар – җиңүне якынайтучы кешеләр.

Үзләренең балачакларын искә төшерү бик авыр булса да, Мөдәрисова Флера апа күз яшьләре аша истәлекләре белән аралашты. Ул 1937 елның 10 августында Зур Чынлы авылында дөньяга килә. Әтисе Сафиулла мәктәп директоры була. Башлангач Сугыш ук аны алып китмиләр, резервта тора. Флерага дүрт яшь тулган вакытта Бөек Ватан сугышына китә. “Ул киткәч, безгә бик авыр булды. Бөтен Безнең байлыгыз - сыер булды. Шул сыер безне ачлыктан коткарды. Сыеры булмаган кешеләр ачлыктан шешенеп үлгән очраклар да булды. Без сыер сөте эчеп, үлемнән калдык,”- ди ул. Әтиләре 1947 елда исән-сау Берлиннан әйләнеп авылга кайта. Флера кызы Сафиулла Шәйморза,Кече Чынлы, Зур Чынлы авыллары мәктәпләрендә төрле елларда урта белем ала. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына агроном бүлегенә укырга керә. Белгечлек алып районы Буа чыккач “Волга” колхозында агроном булып эшли. Бу эшкә әтисе риза сәбәпле булмау, Казан педагогия шәһәренә институтының химия биология һәм факультетына читтән торып укырга керә. Бу вакытта Татар Бизнәсе авылына укытучы булып эшкә урнаша. 40 ел укытучы гомерен хезмәтенә багышлый. Хезмәт ветераны булып лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә лаеклы ялда, исән-сау гомер кичерә. Мәктәп балаларына Флера апа изге теләкләрен теләде. Укучылар үзләренең чиратында әбиләргә матур җырлар, биюләр иттеләр бүләк.

Буразнада үткән балачак елларын беркайчанда онытылмаслар алар. Без буын бәхетле, тыныч тормышта яшибез. Ныклы белем һәм тәрбия алырга.эшләргә бөтен мөмкинлегебез дә бар. Шушы рәхәт тормышның канлы көрәш нәтиҗәсендә яуланганын без мәңге онытмаска тиешбез. Сезнең батырлыгыгыз без алдында баш иябез, хөрмәтле сугыш чоры балалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International