Абдуллаҗан абый Атаулловны авылдашлары, район халкы, тракторчы оста, комбайнчы буларак белә. Ул Иске Чокалы авылында гомер кичереп, колхозлар гөрләгән тирә-як чорда авылларны иңләгән шәхесләрнең берсе.
-Гомере буе 4 сәгатьтән артык йокламаганмын. Элек бригадалар оешып, күрше авылларга эшкә җибәрәләр иде. Мин дә Шатрашан, Яңа Элмәле якларында күп эшләдем, иртә торып күп йөрергә туры килде,-дип искә ала хезмәт елларын Абдуллаҗан абый.
Иске Чокалы авылында 1927 елның 29 мартында дөньяга килә ул. Сугыш елы, тормыш авырлыгын үз күзләре белән күреп, күп сынаулар уза. “Абый Олырак, апалар кул белән чәчәләр иген, иген уралар иде, ә безне аларга ярдәмгә куялар иде, хәзерге яшьләр аларның берсен дә белми”,-ди ул авырлыклар турында сөйләп.
Гомере авыл хуҗалыгында уза аның. Тракторчы, комбайнчы булудан тыш, 1961 елда механик вазифасын да башкара. Хәтта, колхоз рәисе булып торырга да туры килә вакытында. Үзе эшләгән чордагы колхоз рәиселәре белән бердәмләшеп эшләүләрен искә ала Абдуллаҗан абый. Авылдагы мәдәният йорты, һ фермалар.б. биналарның төзелеш эшләрендә турыдан туры туры килә дә катнашырга аңа.
Тормыш иптәше Хатирә апа алты дистәдән артык ел белән бергә гомер кичерәләр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Күбесе читтә булса да, бәйрәмнәрдә кайтып, туган нигезгә җыелалар, хәл-әхвал белешәләр.
90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтсә дә, Абдуллаҗан абый актив рәвеше тормыш алып барырга тырыша. Йорт тирә яннарында булган эшләр белән мәшгуль булып, яңалыклары дөнья белән танышып яши.
Өлкән юбилярны бәйрәме белән котларга дип, район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килделәр. Гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының котлау телеграммасын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар, изге теләкләр теләделәр. Абдуллаҗан абый исә җитәкчеләргә хөрмәт белдергәннәрне өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.