Татарстанда Сабан туен бәйрәм итү көннәре билгеле

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быелгы Сабан туен бәйрәм итү көне турындагы карарга кул куйды. Әлеге документның тексты республика башлыгы сайтында бастырылган.

Карар нигезендә, авыл җирлегендәге торак пунктларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе бәйрәмен 1 һәм 2 июль көннәрендә билгеләп үтү күздә тотыла. Бәйрәм Чаллыда тантаналары – 8 июльдә, ә Казанда 15 июльдә үткәреләчәк.

ТР Министрлар кабинетына һәм бәйрәм җирле үзидарә органнарына чараларын күрсәтелгән вакытта оештыру эше йөкләнгән. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрү өчен җәмәгать берләшмәләре һәм төрле оешмалар да җәлеп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International