Үткән атнада өлкәннәребезнең өчесе юбилейлы гомер бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шуларның берсе Шланга авылында яшәүче Сария апа Мөшәрәпова.
Сария апа бик гадел, пөхтә кеше. Бу сыйфатлары аның әле дә булса йөз чалымнарында, характерында чагылыш таба.
Гомере буе авылында туган хезмәт куйган ул. Тормыш иптәше Әһлиулла белән 8 балага гомер биргәннәр, эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Бүген исә Сәрия апа төпчек улы Альберт һәм Гөлназ килене янәшәсендә гомер кичерә. Йорт тулы мал-туар асрый әлеге гаилә, бәрәңге, яшелчә-җимешен үстерә.
- Әни һәрвакыт туры сүзле булды, эшне яратырга өйрәтте. Бераз күңел юатырга дип янына кунакка килсәң, “Бар, өеңдә эшең бардыр, кызым, ирең дә эштән кайта торгандыр”-дип озатып җибәрә иде,-ди Алсу ханым.
Ул-кызларын әнә шулай тәрбияләү буыннардан буынга килә һәм бу гаиләдә татлы җимешләрен дә бирә. Нәсел дәвамчылары һәркайсы тормышта үз урынын табып, тормыш кора, хезмәт итә. Инде бүген әлеге тәрбия дилбегәсе кечерәк буынга күчә бара. Бәхетле юбилярның 18 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.
Сария апа күңеле сәнгатькә белән, матурлыкка гашыйк булып яши. Тормыш иптәше Әһлиулла гармунда сыздырып җибәргәндә, моңланып җырын суза була торган. Вакытында авыл мәдәният йорты мөдире дә әле ул булып эшли. Әлеге сыйфатлары балаларына да күчкән. Әнисенең хезмәтен бүген улы Альберт дәвам иттерә.
Мең Яшә, әби Сария! Сәламәтлегең нык булсын!