Иске Кәкерле авылында да олы буын вәкиле,хөрмәткә лаек Фатыйма Идрисова апа яши.
Фатыйма апаны Казанга ФЗУга укырга җибәрәләр, ул анда өч еллап эшләп тә ала. Язмыш Ә дигәнең аны, авылында туган, Хасиятулла белән кавыштыра. Исә Хасиятулла сугыш башланып, аны ахыранача, япон сугышларына кадәр үткән кеше була. Кызганыч, бәхетле тормыш озак дәвам итми.
Күпне күрә Фатыйма апа. Тормыш иптәшен иртә югалта, биш баласыннан өчесен, бер-бер артлы, җирли. Бүген олы авылда кызы, улы район үзәгендә яшиләр. Фатыйма исә апа туган нигезендә, ялгызы, күрә көн.
Олы яшьтә булса да, исәнлеге Аллаһыга шөкер Фатыйма апаның. Ашларын пешереп, чәйләрен кайнатып, йорт тирәсендәге эшләрне башкарып яши. Күршесендә килендәше генә, бер урам аша гына торучы бертуганы да һәрвакыт хәлен белешеп тора. (рәсемдә).
- Дөньялар тыныч, кешеләр бәхетле булсын иде,-дип дога укый ул.