Тормыш авырлыгын олылардай күтәреп

2017 елның 24 марты, җомга

Мунчәли авылында яшәүче Майнур Салиховага да сугыш башланганда нибары 13 яшь кенә була. Күпбалалы гаилә... Абыйларын сугышка алып китәләр, апаларын да фронт эшләренә йөртәләр.

Гаиләдә кечесе иң булса да, тормыш авырлыгын олылардай татый ул. Орлык ташулар, кырда, фермада эшләүләр–барысын да башыннан кичә Майнур апаның.

Сугыштан кайткан авылдашы Гәрәй белән гаилә корып, 8 бала үстерәләр. Бүген төп улы нигездә Дамир, килене Эльмира тәрбиясендә яши юбиляр.

–Өчен Ана бала бала һәрвакыт инде ул. Олыгайсак та, дип әни, туган нигезебезгә кайту шатлыгын, бәхетен тоеп яшибез, Аллаһыга шөкер,-диләр балалары, беравыздан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International