“Без бергә” фестивале талантларны барлады

2017 елның 21 марты, сишәмбе

20 мартта “Талантлар планетасы” балалар иҗат йортында “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үтте.

Фестиваль-конкурс ике яшь төркемендә: кече төркемдә 9-12 яшьлек укучылар, урта төркемдә 13-15 яшьлек укучылар хореография (халык, фольклор биюе), халык вокалы (соло), халык ансамбле (дуэт, трио, квартет, хор), инструменталь ансамбль (фольклор-инструменталь ансамбль, инструментлары халык ансамбле), әдәби уку (проза, поэзия, эпос), модалар театры номинацияләрендә көч сынаштылар.

Билгеле булганча, кешенең иҗади талантына чикләр юк. Фестивальдә катнашучы һәркем биредә үзен вокал осталыкта һәм биюдә генә түгел, шулай ук, мода күрсәтүдә дә сынап карады.

Фестивальдә катнашучы конкурсантлар милли киемнәрдән, костюмнардан иделәр. Әйтергә кирәк, аларның һәркайсының чыгышы югары дәрәҗәдә иде. Кыскасы, дүрт сәгатьтән артык вакытка сузылган чыгышлардан һәркем ял итеп, күтәренке кәеф алды. Әлбәттә, жюрига да җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Чөнки алар бик күп иде, һәр номинациядә берничә җиңүче булды.

“Хореография” номинациясендә “Капельки” ансамбле (Яңа Уби мәктәбе, кече төркем), “Дружба народов” ансамбле (1 номерлы Иске Чүпрәле, урта төркем), “Радость” бию төркеме (балалар иҗат йорты, урта төркем), “Искорка” бию төркеме (Матак, урта төркем), “Кәкерле яшьләре” бию төркеме (Иске Кәкерле, урта төркем), Кече Чынлы мәктәбенең бию төркеме, “Родничок” төркеме (Уби, урта төркем). “Халык вокалы” номинациясендә: Алинә Камалова (1 номерлы Чүпрәле Иске, соло), Сиринә Арсланова (Иске Шәйморза, соло), Лиана фәхретдинова (Иске Ишле, соло), Илгизә Айсина (Иске Чүпрәле мәктәбе-башлангыч балалар бакчасы, соло), Руслан Ахметов (Матак, соло), Рузилә Алиева (Зур Чынлы, соло), Илнур Шәйхаттаров (Иске Чокалы, соло), Валерия Юманова (Яңа Уби, соло), Анастасия Сердцева (Уби, соло), “Әдәби уку” номинациясендә: Равилә Җамалтдинова (1 номерлы Иске Чүпрәле), Эльза Хаярова (Зур Чынлы), Снежанна исаева (Зур Аксу), Әлфия Миначева (Иске Кәкерле). “Халык ансамбле” номинациясендә: “Домисолька” (1 номерлы иске Чүпрәле, кече төркем), Алия Ахмедова Алмаз һәм Миначев дуэты (1 номерлы Иске Чүпрәле, кече төркем), “Ләйсән” вокал төркеме (Марс мәктәбе, урта төркем), “Яз нуры” вокал ансамбле (балалар сәнгать мәктәбе, урта төркем), “Умырзая” вокал төркеме (Иске Шәйморза, урта төркем). “Инструменталь ансамбль” номинациясендә: Булат Амерханов (1 номерлы Чүпрәле Иске, соло), Уби мәктәбе инструменталь ансамбле, “Хелхем” ансамбле (Матак). “Мода театры” номинациясендә: 1 номерлы Чүпрәле Иске, урта төркем; Городище, урта төркем. Барлык призерлар да җиңүче Дипломнары, фестивальдә катнашучы калган конкурсантлар катнашучы Дипломнары белән бүләкләнделәр.

Фествальга нәтиҗә ясап, район мәгариф бүлеге методисты Резедә Мөдәрисова бәйгедә катнашучы конкурсантларга һәм аларның җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткереп, киләчәктә дә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International