Чүпрәле укучысы Алинә республика күләмендәге конференциядә катнашты

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Башкалабызның Г.Ибраһимов исемендәге гимназиясендә Г.Ибраһимов исемендәге фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Әлеге конференциягә төрле район мәктәпләреннән 250 фәнни-эзләнү эше ителгән кабул. Казан федераль университеты һәм Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты галимнәре эшләрне тикшереп, шулар арасыннан иң яхшы 106 эшне сайлап алган. Сайлап алу турын үтүчеләр арасында безнең районыбыздан да бер укучы бар. Ул – беренче Иске Чүпрәле номерлы урта мәктәбенең 5нче “Б” сыйныфы укучысы Камалова Алинә Әнис кызы. Алинә үзенең фәнни-эзләнү эше белән уңышлы итеп чыгыш ясады. Афәрин!

Әле Алинәнең республика күләмендәге конференциядә беренче генә чыгыш ясавы. Тагын Киләчәктә күп кенә конференцияләрдә, конкурсларда катнашып, уңышларга ирешүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International