Чүпрәледә 15 марттан 28 мартка кадәр “Язгы каникуллар” акциясе уза

2017 елның 17 марты, җомга

Акция кысаларында хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла.

 Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү - аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата - аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар бакчасы, мәгариф учреждениеләре яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган автомобильләрдә хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур булачак. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга да таләпләр катгый. Искәртеп үтәм, агымдагы елның ике аенда гына да республика юлларында балар катнашы белән 64 юл - транспорт фаҗигасе булды, аларда ике баланың гомере өзелде һәм 64-е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алды. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл – транспорт һәлакәте 16,9 процентка, юлларда зыян күрүче балалар саны 18 -гә кимеде. Яшь җәяүлеләрне бәрдерүнең 28 очрагы теркәлде. Хөрмәтле әти-әниләр, каникуллар чорында балаларыгызны күз уңыннан җибәрмәгез! 


Айрат Хуҗиев, ЮХИДИ нең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International