Иске Кәкерле авылында Әдельша Әмиров кубокларына милли көрәш буенча ярышлар уздыру матур традициягә әйләнде. Аның быелгысында да районның иң оста спортчылары составында биш команда медальләр һәм кубоклар өчен бил алышты.
Ярышларны ачу тантанасына Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, районның милли көрәш буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе - агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, спорт һәм яшьләр эше бүлеге начальнигы Руслан Вильданов, җирле үзидарә башлыгы Сәхаутдин Аббазов кебек мәртәбәле кунаклар да килгән иде. –Районда спорт белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Моңа куанырга гына кирәк. Киләчәктә райондашларыбыз спорт белән дә яшәсен иде. Бүгенге турнирда катнашучыларга бары тик җиңү телим,- диде Александр Валерьевич. Чыннан да районыбызда спорт популярлаша бара, алдагы көннәрдә аның моңарчы җирлектә безнең күрелмәгән, гомумән республика районнарында да әлегә яңалык булып саналган, төрләре буенча да ярышлар уздырыла башлар дигән ышаныч бар. Бүгенге көндә, мәсәлән, бадминтон филиалы җитәкчесе Раджеш Кумар Сингх чирәмдә хоккей уеннарын оештыру белән янып – көеп йөри. Кул көрәштерү буенча дөнья чемпионаты призеры Петр Мускатинов исемендәге Кубок булдырып ярышлар үткәрелсә ни әйтер идең?! Спорт мастерлыгына кандидат Петр Николаевич быелгы җәйдә спортның ядрә этү төре белән шөгыльләнергә уйлый. Кем белә, бәлки бу спортта да ул җиңүләр яулап районыбыз исемен еракларда танытыр әле.
...Ул көнне көрәшчеләр унөч үлчәү авырлыгында көч сынаштылар. Турнирда һәрвакыттагыча Кече Чынлы, Шланга, Матак, Бизнәсе Татар һәм күп тармаклы технологияләр техникумы командалары зур активлык күрсәтте. 18 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 35 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Илсаф Мифтахетдинов (Иске Кәкерле), Ильдан Шәрәфетдинов (Иске Кәкерле) һәм Раил Сабитов (Кече Чынлы), 40 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Фаил Низамов (Кече Чынлы), Илназ Хуҗиев (Иске Кәкерле) һәм Айдар Әсәдуллин (Иске Кәкерле), 45 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында Данис Әзмуханов (Иске Кәкерле), Инсаф Шәрәфетдинов (техникум) һәм Адель Җәлалов ((Татар Бизнәсе), 50 кг. га кадәр - Илназ Миначев (Иске Кәкерле), Илдар Басыйров (Кече Чынлы) һәм Данир Әмерханов (Иске Кәкерле), 55 кг. га кадәр – Рәсим Фәткуллин (Иске Кәкерле) һәм Николай Чекмарев (Матак), 60 кг. га кадәр – Раил Камалов (Кече Чынлы), Абдюшев Вячеслав (техникум) һәм Илһам Сафин (Шланга), 65 кг. га кадәр – Рамил Камалов (Татар Бизнәсе), Тимербулатов Фәнис (Татар Бизнәсе) һәм Динар Иматдинов (Иске Кәкерле), 70 кг. га кадәр Зөлфәт Хәйбуллов (Татар Бизнәсе), Гадел Мөхитов (Иске Кәкерле) һәм Алексей Кашкиров (техникум), 70 кг. дан югары үлчәү авырлыгында Низамов Наил (Кече Чынлы), Илмир Шәйхаттаров (Иске Кәкерле) һәм Александр Каргин (техникум) призлы урыннар яулады. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында: 65 кг. га кадәр – Сөләйманов Даниф (Кече Чынлы), Раил Камараев (Иске Кәкерле) һәм Илназ Сабитов (Татар Бизнәсе), 75 кг. га кадәр – Раил Камалов (Татар Бизнәсе), Алмаз Хәернасов (Кече Чынлы) Илнар һәм Рәкыйпов (Иске Кәкерле), 85 кг. га кадәр – Илгиз Садертдинов (Иске Кәкерле) һәм Хафизов Раил (Кече Чынлы), 85 кг. дан югары үлчәү авырлыгында Мөшәрәпов Альберт (Кече Чынлы) һәм Илмас Камкаев (Иске Кәкерле) кебек көрәшчеләр оста беренче, икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Батырларга бүләк итеп традицион тәкәләр тапшырылды. Командалар арасында келәм хуҗалары – беренче, икенче урынны - Кече Чынлы һәм өченче урынны Татар авылы Бизнәсе спортчылары яулады.
“Ярышларда гадел хөкем итүләре өчен Ирек Мөхәммәтҗановка, Наил Исхаковка, Хисаметдиновка Фәнис, Айрат Усмановка һәм Радик Низамовка олы рәхмәтебезне әйтәбез”,- ди Рөстәм Фәткуллин. Турнирны оештыруда Иске Кәкерле авылы җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов, тренер Раил Камараев, Иске Кәкерле урта мәктәбе директоры Илдар Хөсәенов, укытучы Исхаков Наил, мәдәният йорты директоры Рөстәм Фәткуллин күп көч куйганнар. Көн буе спортчыларны кайнар аш һәм мәктәп белән чәй сыйлаган ашханәсе пешекчеләре Хөрия Әхмәдуллина белән Рузалина Вәлиевага да ихлас рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде ул көнне. “Иганәчелек күрсәтүче авылдашларга рәхмәт аеруча. Эшмәкәрләр һәм Айрат Усманов Наил Шәйдуллин, ветеринария берләшмәсе баш табибы Айрат Иматдинов, Лениногорск шәһәренең торак – коммуналь идарәсе директоры Рамил Әсәдуллин ел саен үз мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм кулы сузалар”,- ди җирлек башлыгы Сәхаутдин Абзалович.