Татарстанда язгы кыр эшләренә тракторларның техник әзерлеге 91процентны тәкшил итә. Чәчү комплексларының – 84 проценты, чәчкечләрнең – 96 проценты, культиваторларның – 97 проценты кырга чыгарга тулы әзерлек узган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Хәзерге вакытта министрлык хезмәткәрләре техниканы ремонтлау буенча мониторинг алып бара. Республиканың авыл хуҗалыгы преприятияләре 1,4 миллиард сумлык запас частьләр алганнар.
«Гомумән алганда, техниканың кыр эшләренә әзерлеге начар түгел. Чит ил техникасы буенча гына проблема бар, запас частьләрне кертү озак вакытны ала. Ләкин апрель башына әлеге сораулар чишелер дип уйлыйм», – диде министр урынбасары.
Илдус Габдрахманов ягулык буенча мәсьәлә чишелмәгәнне әйтте. «Ел саен ТАИФ һәм “Татнефть” оешмалары ташламалы ягулык бүлеп бирә. Хәзер бу сорау чишелү стадиясендә. Товар җитештерүчеләр аны алачак, ләкин бәясе икенче атнага гына билгеле булачак », – диде ул.