Яңа Кәкерле мәктәбенә гүзәл затлар җыелды

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Яңа Кәкерле мәктәбе авылыбызның гүзәл затларын үзенә җыйды.Анда “Яз гөлләре – хатын – кызлар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылган иде. Чарада актив катнашучы һәм тамашачы буларак , үземнең кичерешләремне сезнең белән уртаклашырга булдым.

  Бәйрәм тантанасын мәктәп директоры ачып, барлык хатын-кызларны яз һәм хатын – кызлар көне белән котлады .  Бәйрәмдә катнаша алмаган җитәкчеләрнең  изге теләкләрен җиткерде.

Менә  залга мәктәпнең  ир-балалары чыкты. Алар үзләренең иң матур теләкләрен, хис-тойгыларын , хатын –кызларга  бүләк итеп шигырь һәм җырлар башкардылар.

Кызлар һәм аларның әниләре белән берлектә әзерләнгән “Кызлы өй” – дип исемләнгән ярыш  кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Ике командага да җанатарлар теләктәшлек белдереп катнашып утырдылар.Татар хатын-кызларына гына хас булган бөтен күркәм сыйфатларны, матур гадәтләрне үз эченә алган бу ярыш барысының да күңеленә хуш килде. Үзләре дә сизмәстән ярышка кушылып киттеләр. Бигрәк тә өлкән апаларыбызның яшь бала төрү һәм бишек җырларын башкару күренеше күпләрнең күңелләрендә матур хатирәләрен яңартты..

Бәйрәмдә йөзгә якын өлкән апалар, гүзәл ханымнар  һәм туташлар килгән иде.

 Бәйрәм  бик күңелле  үтте.    Кайнап торган самавыр, сый тулы  өстәлләр артында да шигырь – мөнәҗәт әйтүләр дәвам итте. Зиннатуллина Гөлнурның мәрхүмә әнисенә багышлап язган шигыре күпләрнең күзләренә яшь китерде. Барысы да  бәйрәмнән бик канәгать булып,  рәхмәтләрен җиткерделәр.  


Яңа Кәкерле авылы китапханәчесе Рәйнә Миначева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International