Шушы көннәрдә җаваплылыгы чикләнгән “Эталон – Агро” җәмгыятендә терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген үстерү һәм язгы кыр эшләренә әзерлекнең торышын анализлауга багышланган семинар үткәрелде. Календарьда март. Кояш та язгача карый. Машина – трактор паркларында җанлылык арта бара.
Шуңа күрә бүгенге семинар – киңәшмәдә ферма эшләре белән бергә техника төзекләндерү турында да ныклап сөйләштеләр. Район башлыгы Александр Шадриков хәзерге вакытта әлеге мәсьәләләрнең иң өстенлекле булуы хакында тагын бер кат искәртте. Моңарчы “Эталон – Агро” җәмгыяте терлекчелек продуктлары җитештерү буенча артталыктан чыга алмады. Хуҗалык итү “дилбегәсен” инвесторга биргәч боз кузгалды шикелле. Былтыргы белән чагыштырганда тулаем сөт җитештерү 8 процентка артты. Район буенча да гомуми сөт саву 2 процентка үсте. Быелның ике аенда район терлекчеләре 1145 бозау алдылар, ягъни үткән елдагыга караганда 95 бозау артыграк булды. Мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек үсеше 713 граммга җитте (+11гр.). Семинарда катнашучылар “Эталон – Агро” җәмгыятенең товарлыклы – сөтчелек фермаларындагы эшләрнең куелышын карадылар, рациондагы азыкларның сыйфатына игътибар иттеләр. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗановның әйтүенә караганда, терлекчеләр эшендә уңай якка үзгәрешләр сизелә. “Хезмәт дисциплинасын яхшырту барәбәренә кайбер уңышларга ирешелде. Монда технологик эшләрне дә җайга саласы бар. Шулай иткәндә, тармакның нәтиҗәлелегенә һичшиксез ирешеп булачак”,- ди ул. Җәмгыять җитәкчеләре дә терлек азыгы әзерләү чорында вакытны кулдан ычкындырмаска сүз бирделәр. Ник дигәндә, әлеге дә баягы малларга азык әзерләгәндә сүлпәнлеккә юл куела. Эшләр вакытында башкарылмый. Сенаж салган вакытта, мәсәлән, эш озакка сузылса, траншеядагы яшел массаны тиешле дәрәҗәдә тыгызламасаң кыш айларында аның ачы сабагын татыйсың. Башка төр азык әзерләгәндә дә шулай. Бүген, мәсәлән, сенажның сыйфаты начар икән, гаепне әллә кайдан эзлисе юк. Кайбер фермалар яшь бозаулар өчен йомшак печән юклыктан интегә. Югыйсә аны җәй айларында ук әзерлисе иде дә бит... Аннан соң терлекчелек белгечләре бозаулаган вакытта авырсынган сыерларга ярдәм итү максатында кулланыла торган жиһаз белән дә таныштылар. Маллар асрау буенча республика күләмендә алдынгы урын тотучы “Цильна” җәмгыяте мондый җайланманы күптән куллана икән. Сыерның да, яңа туган бозауның да исән – имин булуы өчен аның файдасы бик зур диделәр. Семинарның икенче өлеше авыл мәдәният йортында дәвам итте. Агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов терлекчелек буенча ике айлык күрсәткечләргә йомгак ясады, кыр эшләренә әзерлек турында сөйләде. Аның урынбасары Җәмил Шәрипов һәм “Гостехнадзор” бүлеге начальнигы Илдар Шәйхаттаров тракторлар һәм тагылма агрегатларны төзекләндерүнең барышы белән таныштырдылар. Быелгы язда кыр эшләренә чыгарга тиешле тракторларның нибары 66 проценты гына (95 трактор) төзек икән. Язның бусага артында икәнлеген искә алганда, бу бик борчылырлык хәл. Район башлыгы Александр Шадриков агрегатларны ике сменада эшләтү өчен кадрлар белән тәэмин ителешне дә контрольдә тотарга кушты. Киңәшмә ахырында Александр Валерьевич февраль ае нәтиҗәләре буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән “Цильна” җәмгыятенең 2 номерлы товарлыклы – сөтчелек фермасы мөдире Илнур Фәтхулловны, җаваплылыгы чикләнгән “Ак Барс Чүпрәле” җәмгыятенең Каракитә филиалы товарлыклы – сөтчелек фермасы мөдире Рәшит Измайловны, Яңа Элмәле филиалы мал табибы Алмаз Нуртдиновны һәм “Эталон – Агро” җәмгыятенең көтүне яңарту буенча технологы Тәлгать Әскаровны акчалата премияләр белән бүләкләде.