Балаларыбыз милли рухта тәрбияләнә

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Безнең балаларыбыз тәрбияләнә торган 2 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы, көннән-көн матурая бара. Бакча мөдире Зөлфия Миннибаева бакчада күңелле булсын өчен зур тырышлыклар куя. Балаларыбыз бакчага бик шатланып, рәхәтләнеп йөриләр. Һәр көн иртән аларны елмаеп, Алсу Зиатдиновна һәм Ләйсән Гаязовна каршы ала, алар үз эшләрен белеп, яратып башкаралар, балаларда һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләргә торышалар.

Балаларга тәрбия бирүче юнәлешләрнең берсе - милли-төбәк компоненты диләр тәрбиячеләр, Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.

Халкыбыз гасырлар төпкеленнән килә торган иң күркәм сыйфатларның берсе-өлкәннәргә ихтирам, ата-анага хөрмәт, кардәш-ыру белән тыгыз аралашып яшәүне бик мөһим санаган.

Туган як, туган туфрак .... Һәркемгәдә кадерле алар.Туган як гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә бу орлыкларны бала күңеленә кечкенәдән үк салырга кирәк дип саныйлар алар,татар атналыгы, татар теле дәресләрендә балаларга туган халкыбызның үткәне, әби- бабайларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары һәм бүгенге тормышы белән таныштыралар. Бакчада алган белемне дәвам итеп өйдә дә, ата-анага мәхәббәт, туганнарны ярату, ихтирам хисе тәрбияләүне дәвам итсәк, балаларыбыз инсафлы ,тәрбияле булып үсәрләр һәм ул һичшиксез бала тормышында киләчәктә мөһим роль уйнар.

Тәрбиячеләребезгә 8 Март Халыкара хатын-кызлар уңаеннан җылы теләкләрне  телисе килә. Балаларыбызны армый-талмый,көчегезне кызганмыйча, дәрес юлдан тәрбияләүегез  өчен зур рәхмәт сезгә!


Барлык ата-аналар исеменнән Миләүшә Ракыйпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International