Чүпрәле көрәшчеләре Татарстан келәменә чыкты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Исегезгә төшерәбез, 19 – 21 февраль көннәрендә Мамадыш районының “Дуслык” спорт – сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы беренчелегенә милли көрәш буенча 1999 – 2000 нче елларда туган яшүсмерләр арасында “Сабантуй” газетасы призларына ярышлар узды.

 Анда республиканың 45 районыннан 300 дән артык спортчы медальләр өчен дәгъва кылды. Чүпрәле районы данын Наил Низамов, Раил Айнетдинов, Ильмир Хәлилов, Алмаз Сатдинов (барысы да Кече Чынлы авылыннан), Николай Чекмарев (Матак), Илгам Сафин (Шланга), Раил Камалов (Тат. Бизнәсе), Василий Митрошкин (техникум) һәм Александр Ефрейторов (Матак) кебек оста көрәшчеләрдән торган команда яклады. Наил Низамов 70 килограмм үлчәү авырлыгына кадәр көрәшчеләр арасында алтынчы һәм Раил Айнетдинов аннан авыррак спортчылар арасында унынчы урынга лаек булды. Әйтергә кирәк, районыбыз көрәшчеләре мондый зур ярышларда еш катнашмыйлар. Алга таба да әлеге традиция уңышлы дәвам итсен һәм спортчыларыбыз дәрәҗәле келәмнәрдә дә үзләрен күрсәтә алсын иде. Баш тренер Радик Низамовның әйтүенә караганда, егетләр арасында бик сәләтле көрәшчеләр бар, алар белән тиешенчә эшләргә генә кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International