Зур Чынлы урта мәктәбе укучылары олимпиада призерлары

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Зур Чынлы урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы  Шараева Элвира татар теле буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып  призлы урын яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды.

Укучыны олимпиадага әзерләгәне өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаярова Гөлшат Алирза кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Зур Чынлы урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы  Мистякова Назлыгөл татар  телендә белем алучы балаларның рус теле  буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып  призлы урын яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды. Укучыны олимпиадага әзерләгәне өчен, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Азмуханова Рәмзия Иршат кызы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International