Зур Чынлы авылы мәдәният йортында "Халык талантлары йолдызлыгы" фестивале узды

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Зур Чынлы авылы мәдәният йортында 25 февраль көнне "Халык талантлары йолдызлыгы" фестивале кысаларында үтүче "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән иҗат отчеты концерты булып узды.

  Шушы кичәдә чыгыш ясарга чыккан һәрбер башкаручыны минем йолдызларга тиңлисем килде. Чынлап та сәхнәгә берсе артыннан икенчесе балкып, чын халык талантлары чыкты. Шушы кичәдә чыгыш ясарга күктәге йолдызларның иң матурларын җыйган кебек мин, иң  якын дусларымны, авылдашларымны һәм хезмәттәшләремне чакырдым. Шуңа күрә концертыбызны да "Дуслар җыелган җирдә" дип атадык. Ерак араларны якын итеп килеп чыгыш ясаучы дусларымны авыл халкы бик яратып каршы алдылар һәм алкышларга күмеп озатып калдылар. Шундыйлардан чын талант ияләре Альберт Мушарапов, Рифкат Мухаметшин, Тәлгат Заббаров, Тәлгат һәм Гөлназия Фахрутдиновлар, Зөлфия Калимуллина, Зөлфия Салаховалар.

Авылдашларым Ульяновск шәһәреннән кайтып чыгыш ясаучы Фәния Айнетдинова, Наилә Басыйрова, Рәис Шагаев, Румия Айметова, Гүзәл Хакимовларны кат-кат алкышларга күмделәр.

Үзешчән шагыйрә 7 китап авторы Наҗия апа Шагаеваның укыган шигырьләрен бик җылы кабул иттеләр.

Созвездие-Йолдызлык фестивалендә катнашып урыннар яулаган җырчыбыз Рузилә Алиеваның, Гөлназ Мухаметзянованың, картлар белән эшләүче Венера Алтынбаеваның, Ульяновск шәһәре "Ак калфак" оешмасы рәисе Кәримә Алиуллованың җырлары 8 март хатын-кызлар бәйрәменә бүләк булып яңгырады.

Концертта шулай ук балалар бию түгәрәгендә шөгелләнүче балалар фин халык биюен, Адилә Миначеваның башкаруында татар халык биюләре бик оста башкарылды.

Дүрт баянчының өздереп татар халык көйләренә төзмә һәм татар халык уен коралы кубызда әтиле-уллы Багаутдиновларның уйнавы йөрәкләрне җилкендерде.

Мин әйтер идем концертыбызның "йөзек кашы" булып "Рәйхан" фольклор коллективы чыгышы булды. Коллектив быел яшьләр белән тулыландырылып яңа программа әзерләде. Фольклор чыгышында татар халык җырлары, биюләре, "каеш сугышлы", "капкалы", "йөзек салыш", "су агу" кебек борыңгы уеннар күрсәтелде. Авыл халкы фольклор чыгышын бик яратып карады.

3 сәгать барган концерт бер минуттай үтеп китте. Кабат очрашулар насыйп булсын диеп дуслар, тамашачылар белән саубуллаштык.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International