Клиентларны кабул итү өчен көйләнгән махсус автомобиль шушы көннәрдә Чүпрәле районы авылларына килеп пенсия фондына кагылышлы сораулары булган барлык гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итүләр:
- 7 март көнне Чепкас-Илмәт авылында мәдәният йорты каршында иртәнге 09 сәгать 30 минутта;
- Шланга авылында мәдәният йорты каршында 10 сәгать 30 минутта булачак;
- Матак авылы мәдәният йорты бинасы янында 11 сәгать 30 минут та булачак.
- 13 март көнне Иске Кәкерле авылында мәдәният йорты каршында 10 сәгаттә;
- Яңа Ишле авылында авыл Советы бинасы каршында 11 сәгаттә булачак.
Әлеге кабул итү пунктына шушы авыл җирлекләрендә яшәгән барлык гражданнар да үзләрен кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон 2-31-33
Чүпрәле районы пенсия фонды.