Чүпрәле укытучысы Ульяновск шәһәрендә IV төбәкара съезд эшендә катнашты

2017 елның 4 марты, шимбә

3 нче март көнне,  күрше Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының һәм түгәрәк, факультатив җитәкчеләренең  IV төбәкара съезды узды.

Съезд эшендә “Иске Чүпрәле  беренче  урта  гомуми  белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесе җиңүчесе буларак Җәләлова Энҗе Әхмәт кызы   татар телен укытуда заманча технологияләрне кулланып мастер- класс күрсәтте. Ульяновск  өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты президиумы Җәләлова Энҗе Әхмәт кызына  милли мәгарифне үстерүгә, төбәктәге татар теле, әдәбияты укытучыларының белемен камилләштерүгә керткән олугъ хезмәтләре өчен рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International