Үз өемдә үз көем

2017 елның 4 марты, шимбә

Кече Чынлы авылында гомер кичерүче Мәрьямбану Хәсән кызы Вәлиева күп-балалы гаиләдә туа.

10 балалы ишле гаиләнең көн күрүе авыр сугыш елларына туры килә. Мәрьямбану апа да җиде яшеннән кул арасына керә. Колхозда иген киптерергә йөри. Аннан яшь  кызны Молотов, Тархан урманнарына, агач кисәргә җибәрәләр.

17 яшендә ул тормышка чыга. Матур гаиләдә, бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Тик гаилә бәхете генә озын гомерле булмый. Читкә эшкә дип чыгып киткән гаилә башлыгы гаиләсенә  кире әйләнеп  кайтмый.

Итәк тулы бала белән калган Мәрьямбану апа көн-төн колхозда хезмәт куя, почтада эшли, озак еллар колхоз ашханәсендә пешекче була.

Мәрьямбану апа тормышыннан зарланырга яратмый. “Ходайга шөкер, эшләгәнемне күрә белделәр, җитәкчеләргә рәхмәт”, ди ул Бөек Җиңүнең юбилейлы медальләрен, хезмәт кенәгәсен, “Хезмәт ветераны” белешмәсен күрсәтеп.

Бүгенге көндә ул кызы Сиринә белән, үз нигезендә яши. Башка балаларында кунак була. Тик “Үз өеңдә үз көең”, дип аларда  озак   тоткарланырга яратмый.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International