Яшьләр елында яңа идеяләр, фикерләр...

2017 елның 4 марты, шимбә

2017 ел – районда Яшьләр һәм  яшьләр башлангычы елы дип игълан ителде.  Әлбәттә,  эш исемдә түгел, ә җисемдә.  Яшьләрне яклау район сәясәтендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.  Район җитәкчелеге тарафыннан соңгы елларда яшьләр белән эшләү, аралашу, фикерләрен тыңлау, алар тарафыннан яңгыраган төрле башлангычларга ярдәм итү буенча күп төрле чаралар алып барыла. Быел исә яшьләр белән эшләү даирәсен тагын да киңәйтү, бу юнәлештә  тәгаен эшләр үткәрү максаты куела.

–Бүгенге яшьләр–креатив, бик көчле, алар нәтиҗәле итеп эшли белә, һәрвакыт алга бара. Алар белән бер адымда булу,  кайвакыт дөрес юл күрсәтү–безнең төп бурычыбыз,-ди район башлыгы Александр Шадриков. Әлеге сүзләрне ул район Балалар Думасының чираттагы җыелышында да кабатлады.  Бүгенге яшьләрдән район үсешенә уңай йогынты ясарлык төрле тәкъдимнәр, фикерләрне кабул итәргә әзерлеген дә белдерде ул.

–Бүген сез мәктәп укучылары, ә иртәгә –  илебезнең, республиканың, районның данын яклаучы, үз хезмәтләре белән аның киләчәгенә лаеклы өлеш кертүче шәхесләр. Тарихи ядкарь булырлык, буыннардан-буыннарга җиткереп сөйләрлек эшләр, игелекле гамәлләр булдыру өчен тырышырга кирәк. Аеруча өлкән буын, күпне күргән  ветераннарыбызга, тыл хезмәтчәннәренә игътибарны арттырырга кирәк,-диде.

Район балалар Думасы үзенең эшчәнлеген моннан берничә ел элек башлап җибәргән иде. Аның  кысаларында  мәктәп укучылары  арасында уку сыйфатын яхшырту,  сәламәт  тормыш рәвешен пропагандалау,  мәктәп  укучыларына хокукый һәм гражданлык тәрбиясе бирү,  волонтерлык һәм тимурчылык хәрәкәтен җәелдерү,  патриотик тәрбия  булдыру  бурычы тора. Шулай ук, балалар Думасы   үсеп килүче яшь  буынга җәмгыять төзелешен аңларга, аның тормышында актив катнашырга, үзидарәчелек алымнары булдырырга ярдәм итә. Алар  районның иҗтимагый тормышында катнашу мөмкинлегенә ия, бер сүз белән әйткәндә,  оешма яңа буын идарәчеләрен тәрбияли.

Җыелышта балалар хәрәкәте кураторы Фәнил Яфизов башкарылган эшләр, уңышлар, җиңүләр турында сөйләде.  Думаның спикеры  Арина Ярзуткина һәм аның урынбасары Александра Кудрявцева  мәктәп укучылары үзидарәсенең тормышы турында бәян иттеләр.

Думаның 2017 елга билгеләнгән эш планнарына тәкъдимнәр дә кертелде. Аларны район башлыгы Александр Шадриков хуплап, яңа идеяләрне һәрвакыт куәтләргә әзерлеген белдерде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International