Күпне күргән Әминә

2017 елның 4 марты, шимбә

Татар Шатрашаны авылында яшәүче Әминә апа Мәхмүтова да, 90 еллык гомер дәвамында эшләгән хезмәтләре, башкарган гамәлләре белән олы хөрмәткә лаек хатын-кызларыбызның берсе.

Бәхетле балачак насыйп булмый аңа. 6 айлык чагында Әминә апаның 35 яшьлек әтисе үлеп китә. Аннан 8 яшендә әнисен яшен суга. Дөм ятимә калган нарасыйны тәрбия кылуны  әнисе ягыннан Әмер исемле абыйсы һәм аның хатыны Зәйнәпбану апа үз өсләренә ала. Беркүпмедән соң, Әмер абыйсы да вафат була. Шулай да Зәйнәпбану ханым Әминәне ташламый.

–Зәйнәпбану апа – әнием дә, әтием дә, бердәнбер якын кешем дә булды,-ди Әминә апа аның турындагы якты хатирәләрен барлап.

Ятим кызның язмышында сугыш еллары аеруча тирән эз калдыра. Кырда эшләү, орлык ташу, терлеккә азык әзерләү–һәммәсен дә яшь кыз бала, олылар белән беррәттән, яшәү өчен көрәшеп, башкара.

Әминә апа тормышка бик тә итагатьле, күркәм холыклы Кыям исемле авылдашына чыга. Аның игелекле эшләре авыл тарихында үз эзен калдырган. Беренчеләрдән булып, Кыям абый мәчет салдыру эшләрен башлап йөри. Бүген дә әлеге хөрмәткә авыл мәчете аның исемен йөртә, 6 бала тәрбияләп үстерәләр алар. 

Әминә апа исә авылда кызы Мәрьям белән яши. Әнисен тәрбияләргә, дип ул шәһәрдән авылга күченеп кайткан.  Башка балалары да төп нигезне ташламый, һәрвакыт ярдәмләшеп, туганлык җепләрен саклап, кайталар. Төп нигезгә барысын да җыйнап, бергә туплап торучы кеше ул– Әминә апа.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International