Төп нигездә әни җылысы

2017 елның 4 марты, шимбә

8 март–Халыкара хатын-кызлар көне диелсә дә, беренче чиратта, бу көнне һәркемнең күз алдына газиз кешесе-әнисе киләдер. Хатын-кызның бөтен гүзәллеге, уңганлыгы  нәкъ менә шушы бөек затларыбызда чагылыш таба. 

Олы хөрмәткә лаек булган өлкән хатын-кызларыбызның берсе – Шәмсенур апа Камалова. Ул  Яңа Кәкерле авылында яши. Шушы көннәрдә гүзәл бәйрәмнәренең берсен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җылы, матур теләкләрне аңа, республиканың төрле почмакларыннан кайткан балалары, оныклары ирештерде, ана назы, ана мәхәббәте, тәрбиясе өчен, инде үзләре дә олыгаеп барган ул-кызлары җиткерде.

–90, бик зур сан, аны әйтүе бик шатлыклы түгел, шулай да исән-имин шушы яшькә җитүемә бик шатмын. Бу миңа  оныкларымны, аларның балалары үсүен, тәпи китүләрен, шатлыкларын күрү бәхете бирде,-ди Шәмсенур апа.

Шәмсенур апа тормыш иптәше Фарук абый белән сигез бала тәрбияләп үстерә. Барлыгы исә алар 10 ау булалар. Икесен бала чакта ук, ә берсен урта яшьләргә  җиткәндә җирлиләр. Бүген исә төп нигезне алып калган улы Камил һәм килене Солтания тәрбиясендә яши  акъәби.

Шәмсенур апа озынгомерлелекнең сере дип, иң мөһиме, кешеләргә яхшы мөгамәләдә булу, һәрнәрсәне сабырлык белән  уздыра, үткәрә белүне атый. 

Ә тормышта күпне күргәннәр алар. Энесе белән  икәүләп әтисез калалар – 1935 елда газиз кешеләре репрессия корбаны була. Тормышның авыр шартларына, ул чактагы сәясәттән чыгып үзләренә карата каты мөгамәләгә күп түзәргә туры килә. 

Авылдашы Фарукка тормышка чыккач, ишле гаиләне бер нигезгә җыеп торучы да була Шәмсенур апа. Төп нигездә кайнатасы Сабирҗанны 19 ел тәрбияләп,  10 ир туганын каршы алып, озатып, көн күрәләр. 

“Оясында ни күрсә–очканында шул була” диләр. Үзара татулыкны, бердәм булуны үз балаларында да тәрбияли ала ул. Бәхетле ананың  7 баласы да бүген “Әни” дип өзелеп тора, рәхмәт сүзләрен әйтәләр, 17 оныгы, 12 оныкчыгы да шушы күркәм сыйфатларга ияләр.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International