1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 б сыйныфы укучысы Одинцова Виктория татар теле һәм әдәбияты буенча республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада катнашып, призлы урын яулады һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына лаек булды. Викторияне олимпиадага әзерләгән өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Флера Яруллина Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.