Әй бу гомер дигәнең! Бергәләшеп мәктәптә укып йөргән шау – шулы еллар да артта калган. Без, малайлар ул чакта күберәк футбол уйнарга ярата идек. Физкультура дәресе җиттеме, сыйныфташлар ике командага бүленеп туп куабыз. Ә Ирфан Рәхматуллин кебек капкада җитди торучы берәү дә юк. Шуңа күрә аны һәр команда үзе ягына алырга тырышты. Кыскасы, ул бик “дефицит” уенчы иде.
Сыйныфташыбыз укуда да алдынгылар сафында булды. Башка фәннәргә караганда да ул математика, физика һәм геометрия кебек төгәл дәресләрне су кебек эчә торган иде. Мәсьәләләр чишүдә генә түгел, гомумән хәленнән килгәнчә һәръяклап иптәшләренә ярдәм итүдән авырсынмады. Бер сүз белән әйткәндә, яшь вакыттан ук теләсә нинди “разведкага” ышанып барырлык егет иде ул. Иске Чүпрәледә урта мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташларыбызның күпчелеге төрле якка таралды, шәһәр тормышын үз итүчеләр дә булды. Ирфан исә мәктәпне тәмамлауга ук электр челтәренә монтер өйрәнчеге булып эшкә урнашты. 17 яшендә сайлаган һөнәрен гомерлек хезмәте булыр дип уйладымы икән ул чакта Ирфан Лотфуллович? Армия сафларына киткәнче биредә бер ел гына эшләсә дә коллективта аны бик тиз үз итәләр, хәрби хезмәттән кайткач та электр челтәренә эшкә килергә чакыралар. Армия сафларында да үзен үрнәк солдат итеп күрсәтә. Самарада элемтәчеләр курсын үткәннән соң Венгрия башкаласы Будапештка озаталар аны. Сержант Ирфан Рәхматуллин яхшы хезмәт итүе өчен берничә мәртәбә командирларның Мактау грамоталарына лаек була. Ике елдан соң туган якларга кайткач та электр челтәренә диспетчер булып эшкә урнаша. Читтән торып Казандагы электр элемтәсе техникумын, аннан соң Куйбышевтагы политехник институтының “Авыл хуҗалыгын һәм шәһәрләрдәге промышленность предприятиеләрен электр белән тәэмин итү” факультетын тәмамлый. Эш урынында да аны диспетчердан мастер вазыйфасына күтәрәләр. 1983 елда “Агропромэнерго” оешмасына баш инженер иттереп куялар һәм моннан нәкъ 30 ел элек 1987 елда район электр челтәрендә начальник вазыйфасын тапшыралар. Ул елларда әлеге оешманың нинди хәлдә булуын райондашларыбыз әле дә хәтерли. Материаль- техник база бик авыр хәлдә, машина – трактор паркының торышы да эш таләпләренә җавап бирерлек түгел. Линияләрдә авария була калса, бигрәк тә кышкы салкын бураннарда һәм язгы – көзге пычрак вакытларында (ул елларда районда асфальтлы юллар бик аз иде) бригада утырып чыгарлык техника да булмый. Хезмәткәрләрнең эш шартлары иң түбән дәрәҗәдә диярлек. Энергиясе ташып торган яшь җитәкче акрынлап оешманы төзекләндерү эшен башлап җибәрә. Беренче чиратта машиналар һәм тракторлар өчен җылы гаражлар төзетә, территория тулысынча биек койма белән тотып алына, ишек алларына асфальт салына. Ун мең вольтлы трансформаторлар янында мал – туар һәм кешеләр йөрүгә ниһаять киртә куела. Берничә елдан заманча бөтен уңайлыклары булган ике катлы административ бина сафка баса. Электр челтәренең Кече Чынлы һәм Зур Аксу участокларында да күп кенә төзелеш эшләре үткәрелә. –Безнең районны электрлаштыру 1966 елда башлана. Хәзерге вакытта без район территориясендәге 1000 километрдан артык электр линясенә һәм 300 ләп трансформаторлы подстанциягә хезмәт күрсәтәбез. Ел саен алар яңартылып, төзекләндерелеп тора. 160 километр озынлыктагы линияләр заманча изоляцияле чыбыкларга алмаштырылды-, ди Ирфан Лотфуллович. Шуны да искәртик, элек елларда күпчелек авылларда электр энергиясенең җитешмәвеннән суыткычлар һәм башка электр жиһазларыннан файдалануда даими рәвештә кыенлыклар килеп чыга иде. Күп халык телевизор караудан да мәхрүм булды. Алай гына да түгел, аз гына җил чыга калса, электр чыбыклары ялганып авылны бөтенләй караңгылык баса иде. Ходайга шөкер, хәзер андый хәсрәтне күргәнебез дә юк. Бөтен гомерен электр челтәренә багышлаган Ирфан Рәхматуллинның тырыш хезмәте дәүләт һәм җитәкчеләр тарафыннан да югары бәяләнде. 2001 елда аны Р Ф Энергетика сәнәгате министрлыгының һәм 2006 елда РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләклиләр, аның исеме Буа электр челтәрендәге “Хезмәт Даны” китабына кертелә, 2014 елда ачык акционерлык “Челтәр кампаниесе” җәмгыятендәге фидакарь хезмәте өчен медаленб даек була һәм күптән түгел генә аңа “Татарстан Республикасының атказанган энергетигы” дигән мактаулы исем бирелә. Ул җитәкләгән коллектив хезмәткәрләре һөнәри осталык буенча зона, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда катнашып призлы урыннар яулады.
Ирфан Лотфуллович тормыш иптәше Алсу ханым белән ике бала үстерделәр. Алсу Расыйх кызы үзе дә район үзәк хастаханәсендә гомере буе шәфкать туташы булып эшләде, үрнәк хезмәте өчен күп мәртәбә Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Уллары Илнур һәм кызлары Ләйлә әтисе юлын дәвам иттереп, Казандагы энергетика университетын яхшы билгеләргә генә тәмамладылар. Хәзерге вакытта башкалада җаваплы вазыйфа башкаралар. Әти – әнисенә бер онык һәм өч оныкчык бүләк иттеләр.
Ирфан Лотфулловичны без дә күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм имин тормыш телибез.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ