21 нче февраль көнне Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә үткәрелде.
21 февраль- Халыкара туган тел көне. Дөньяда иң матур тел-ул минем туган телем.
Тукай һәм туган тел.Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннэн аерылмый.:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле.
Җырлардан матурлыгын, гүзәллеген төшенгәнбез.
Шул телдә безнең телебез ачылган,шул телдә без иң беренче тапкыр
“Әттә-Әннә” дип елаганбыз.
Татар теле... Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган. Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүчеләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!
Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй – хисләрен башкаларга сөйләмәгән?! Һәр милләтнең үз туган теле бар.
Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе - анасы өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә аны халык теле дип атый.
Шушы уңайдан мәктәбебездә кичә булып үтте. Балалар татар, чуваш һәм рус телендә шигырь сөйләп, үзебезнең туган телебезгә карата булган хөрмәтләрен күрсәттеләр. 8 нче сыйныф укучылары арсында Республикабызга, татар теленә карата, аның рухи байлыкларына карата хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү һәм укучыларның сөйләм телен, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру, баету уңаеннан “Тамчы шоу” уены да уздырдык. Алар уен барышында тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бу көнне без туган ягыбызның һәм туган телебезнең байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандык. Укучылар туган телне ничек яратуларын дәлилләделәр. Татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләребез искә алынды. Кичәдә Г.Тукайның әсәрләре сәхнәләштерелде, матур шигырьләр яңгырады. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.
Зөлфия Нуртдинова, Түбән Чәке урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы