Бушлай приватизацияне барлык категория гражданнар өчен 2019 елга кадәр озайтырга яки чикләнмәгән итәргә мөмкиннәр, дип хәбәр итә ТАСС. Бу турыда Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Александр Сидякин хәбәр иткән.
Гамәлдәге закон буенча приватизция 1 мартта төгәлләнергә тиеш. Приватизацияне аерым төркем гражданнар өчен генә озайтучы беренчел закон проектына аңлатмада авторлар авария хәлендәге һәм тузган торакта яшәүче шактый гражданнар 2017 елның 1 мартыннан соң моңа кадәр бушлай приватизациядән файдаланган кешеләр белән чагыштырганда тигезсез хәлгә куелачак дип билгели.
«Бәлки иртәгә безнең төзәтмәләргә төгәллекләр кертелер. Әмма бушлай кприватизация барлык категория гражданнар өчен дә озайтылуы шиксез”, - дигән Сидякин.
(Казан, 7 февраль, "Татар-информ")