Россия җыелмасы медальләр саны буенча Универсиада рекордын яңартты

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә үтүче Бөтендөнья кышкы Универсиадасында Россия җыелма командасы медальләр саны буенча үз рекордын яңартты.

2015 елгы Универсиадада Россия спортчылары 56 медаль яулаган иде. Ул вакытта Уеннар берьюлы ике илдә – Испания һәм Словакиядә үткәрелде. Ә Казахстанда дәвам итүче ярышларда бүген Россия керлингчылары финалда Канада җыелмасына оттырып, көмеш медаль яулады. Бу – Алма-Атада яуланган  57 нче (23-21-13 ) медаль булды.

Сүз уңаеннан, кичә Россия спортчыларының рәсми булмаган команда беренчелегендә дә җиңү яулавы билгеле булды. Алма-Атада Универсиада 8 февральдә төгәлләнә.

 

(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", Фәрит Салихов).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International