Бер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыруның 26729 очрагы теркәлгәнБер атна эчендә Татарстанда ОРВИ белән авыруның 26729 очрагы теркәлгән

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бер атна эчендә (30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр) Татарстан Республикасында ОРВИ белән авыруның 26729 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 10 мең халыкка 69,5 очрак тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.

Гомуми халык арасында авыручылар саны эпидемия басыкычыннан 0,7 процентка артыграк. ОРВИ белән авыручылар саны үткән атна белән чагыштырганда, 5,3 процентка күтәрелгән. 
 

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International