Татарстан депутатлары матди булмаган мәдәни байлыклар турында закон проекты эшләгән

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Бүген сәгать 14.00 дә Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узачак.

Көн тәртибенә 5 мәсьәлә куелган. Шуларның беренчесе Татарстан китап нәшрияте эшчәнлегенә карый. Әлеге дәүләт учреждениесенең 2016 елда башкарган эшләре һәм тормышка ашырган проектлары хакында аның җитәксече Илдар Сәгъдәтшин бәян итәчәк.

Закон проектларына килгәндә, бүгенге утырышта алар 3 әү булыр дип планлаштырыла.

“Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында”гы 302-5 нче номерлы закон проектын депутатларга ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова тәкъдим итәчәк. Сүз уңаеннан, мондый закон Россия күләмендә әлегә кабул ителмәгән.

Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү хезмәте идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева “Татарстан Республикасы аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 297-5 нче номерлы закон проекты хакында мәгълүмат бирәчәк.

Шулай ук балигъ булмаганнар хакында мәгълүмат туплау һәм таратуга бәйле федераль закон проектына үзгәрешләр кертү хакында да сөйләшәчәкләр. 

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International