Быел Республика клиник онкологик диспансерда реабилитация буенча көндезге стационар бүлек эшли башлаячак. Бу хакта кичә “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә медицина учреждениесенең баш табибы Илдар Хәйруллин хәбәр итте.
Ул былтыр Татарстан Президенты юлламасында һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе карарында онкологик авыруларга ия пациентларны тернәкләндерү системасы эшләргә кушылганын искәртте. “Бу системалы зур проект, анда онкодиспансер гына түгел, Казан дәүләт медицина академиясе дә катнаша”, - дип белдерде Илдар Хәйруллин.
Баш табиб әйтүенчә, бу авыру белән чыга торган пациентларның хастаханәдән соңгы этабы өчен, дәүләт яки дәүләт-хосусый партнерлык буенча бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче клиникалар челтәрен киңәйтү зарур.
Татарстан һәм Идел буе федераль округының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов та бу фикер белән килешеп: “Онкологиядә бу юнәлеш чагыштырмача күптән түгел генә барлыкка килде, шуңа күрә бу юнәлештә башкарасы эшләр әле байтак. Реабилитация үсеше, тернәкләндерү үзәкләре бик кирәк шул”, - дип өстәде.
(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина)