Татарстан Президенты сыерлар асраган шәхси хуҗалыкларга игътибар бирергә кирәк, диде.

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Дәүләттән нинди ярдәм күрсәтелә, без барысын да алып барабыз. Буа районында яшәүче фермер Алексей Кубайкин “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына шулай дип белдерде.

“Әгәр дә банкларда, икән идарәләрдә үзегезне яхшы күрсәтәсез яктан, дәүләттән кредитлар алуда да, ярдәм алуда да кыенлыклар булмый. Дәүләт төрле программаларга акчалар кертә. Күбрәк интернет аша халыкка программалар бу, субсидияләр хакында мәгълүмат җиткерергә кирәк. Безне еш кына дәүләт программаларында катнашмыйсыз, дип сүгәләр. Әгәр дә программа хакында белмисең, хәбәрдар түгелсең икән, ничек инде анда катнашырга, ниндидер ярдәм алырга була? Газета-журналларда урнаштырырга мәгълүмат, консультацияләр алып барырга кирәк. “Республика Татарстан” яки “Ватаным Татарстан” газетасында бирелгән мәгълүмат белән генә булмый. Барлык мәгълүмат чараларында да ул хакта сөйләү мөһим”, - диде яшь эшмәкәр Кубайкин Алексей.

Кукмара районыннан Роберт Дмитриев исә дәүләт ярдәмен алуда авырлыклар юк, бары кредит процентлары гына бик югары. Банклар белән сөйләшеп, шул өлкәдә эшләсәләр, әйбәт булыр иде, дигән фикер җиткерде.

Билгеле булганча, Татарстан Хөкүмәте йортында республикада шәхси утарлар һәм фермерлык хуҗалыклары белән эш алып барылуы турында тармак министры Марат Әхмәтов хисап тоткан иде. Барлык районнар белән видеоконференция рәвешендә үткәрелгән киңәшмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

Марат Әхмәтов 2017 елда хуҗалыкларның кече формалыларын арттыруга ярдәм төрләре турында аңлатма бирде. Яңа оешкан 30 гаилә фермасына 7 млн сумга кадәр (элек 5 млн сумгача иде) грант бирү каралган, бу максатка 155 млн сум вәгъдәләнә.

Эш башлаучы 70 фермерга барлыгы 140 млн ярдәм сумлык булачак, сөтчелек һәм итчелек юнәлешләренә грант суммасы 3 млн сумга кадәр җиткереләчәк.

2017 елга каралган 150 млн сум грант акчасына 10 кооператив төзеләчәк.

Президенты Татарстан бу мәсьәләдә, аеруча сыерлар асраган шәхси хуҗалыкларга игътибар бирергә кирәк, диде. Мөгезле эре терлек асраганнарга аларның баш санын арттыру мөмкинлеген карау отышлы, андый утарларга булышырга, диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта фермерларга ярдәм күрсәтү тәртибен гадиләштерергә киңәш итте.

 

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International