Тарихка күз салсаң, янгыннан саклану - кисәтү буенча беренче чаралар ХIV гасырда кулланыла башлый.
Хәрби янгыннардан саклану өчен шәһәрләр янында таштан стеналар төзелә. 1493 елның июлендә зур булган янгыннардан соң Иван ИИИ в янгыннан саклану буенча беренче норматив документларга кул куя. Анда җәй көне мичләрне якмаска, өйләрдән читтәрәк булган бакчаларда гына ашарга пешерергә, ут тотмаска өйдә, шәһәр эчендә пыяла ясау производствосы шөгыльләнмәскә белән, һ.б. язылган була. Соңрак хәзерге заман кагыйдәләренә берникадәр охшаш булган законнар җыелмасы өстәлә. Еллар узган саен, чираттагы зур янгыннардан соң указлар, кагыйдәләр, инструкцияләр барлыкка килә.
Мал-мөлкәтен Халыкның янгыннан саклау өлкәсенә безнең районда Марс Хәмидуллин озак еллар үз өлешен кертте. Зур Чынлы авылында туып, шунда урта белем алган яшь егетнең башлангыч һөнәре шоферлыкка бәйле була. Тормышның юлларын бормалы узып, гомеренең күп елларын багышлаган хезмәтенә исә ул үткән гасырның 1994нче елында килә.
Башлап ул янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы була. Питрәч районында да эшләп ала. Һөнәри үсеш алу юнәлешендә Россия Гадәттән тыш хәлләр хезмәте Академиясенең Екатеринбургтагы филиалында укый. 2004 елдан район янгын күзәтчелеге бүлеген җитәкли башлый, эчке служба подполковнигы дәрәҗәсенә күтәрелә.
Хезмәтендәге уңышларын күреп, җитәкчеләр тарафыннан “МЧСның 25 еллыгы”, “Хезмәтендәге аерымлыгы өчен“ я, ИИ и ИИИ медальләр дәрәҗәдәге белән бүләкләнә, моннан тыш күп санда Грамоталар, башка төр бүләкләнүләре дә бихисап аның.
Хезмәт дәверендә Марс Хәмидуллин тарафыннан янгыннан саклану буенча профилактикалау эшенә күп игътибар бирелә. Аның максаты, янгыннардан кеше тормышын, матди кыйммәтләрне саклау, киметү һәм аларны кисәтү, милекнең нинди формада булуына карамастан, торак пунктларда, предприятие-оешмаларда, учреждениеләрдә, шәхси эшмәкәрләрнең объектларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәтүгә ирешү була.
Бүгенге көндә ялда лаеклы булса да, Марс Хәмидуллин иминлеге өчен райондашларының борчылып яши, һәркемнең хәвеф-хәтәрсез тормыш итүен тели.
Фото архивтан алынды.
Гөлия НУРТДИНОВА