Татарстанда буран чыгуы көтелә

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының сизелерлек бозылу ихтималы хакында кисәтә. Һава торышы 2 февральгә каршы төндә бозылачак, ди синоптиклар.
 
Инде бүген кичкә буран үк чыгачак, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими.
 
Моннан тыш атна азагына һава температурасы кабат -20 градуска кадәр түбән төшәчәк. Салкын һава температурасы төнлә генә түгел, көндезге сәгатьләрдә сакланыр дә, дип фараз кылына.
 
3 февральдә төнлә һәм иртән бераз кар ява, урыны белән буран көтелә. Төнлә һәм иртән – 15-20, көндез 13-18 градус салкын булачак.
 
Шимбә, 4 февральдә болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява, кайбер районнарда томан төшә. Төнлә һәм иртән 20-25, аязган вакытта 29 градуска кадәр салкын булачак. Көндез – 14-19, Татарстанның районнарында көнчыгыш 22 градус салкын була, ди синоптиклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International