Без "Әти-әниләргә бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе оештырдык. Ул 7 февральдә узачак һәм без бу акция традицион рәвештә узар дип ниятлибез, - дип җиткерә Россия мәгариф күзәтчелеге башлыгы урынбасары Анзор Музаев. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, әлеге акциягә инде 50 төбәк кушылган. Ул бу көнне теләге булган ата-аналар үзләре барлык имтихан тапшыру процедуралары аша уза алачак, белдерә дип. "Алар БДИда охшашлы кечерәк имтихан эше дә башкара ала. Быел ул узачак рус теле буенча", – дип аңлатты Музаев.
Имтиханда күчерү һич мөмкин булмаячак. Видеокүзәтүләр урнаштырылган җәмәгать күзәтүчеләре һәм дә була. БДИ үткәрергә бирелгән 50 мең аудитория һәрчак контрольдә булачак.
"Тагын өч тест фәннән өлеше кире кагыла, болар – химия, биология һәм физика. Шулай итеп, тест өлеше быел, чит телдән кала, башка фәннәрдә булмаячак", – дип билгеләп үтә Музаев.
2017 елда алдан БДИ тапшыру 23 марттан 14 апрельгә кадәр булачак. БДИны төп тапшыру көннәре 29 майдан 1 июльгә кадәр.