Россия Хөкүмәте 2017 мәктәпләрдә яңа елда урыннар булдыруга 25 млрд. сум акча бүлеп бирә. 28 гыйнварда имзаланган тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында басылган.
«Федераль бюджеттан 25 млрд. субсидия 57 Федерация субъекты бюджетларына төбәк программалары буенча мәктәпләрдә яңа урыннар булдырудагы чыгымнарга өстәмә рәвештә бүленде», – диелгән хәбәрдә.
Акчалар 2013-2020 елларда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында бирелә.
«Карар Кабул ителгән сыйфатлы гомумбелем алуга ярдәм итәчәк. 2017 елда гомумбелем оешмаларында 98 меңнән ким булмаган дә яңа урын булдырылачак», – дип ачыклык кертә Хөкүмәт матбугат хезмәте.
Федераль бюджеттан Татарстанга 771978,9 мең сум өлеш чыккан. Иң күп акча Чечен республикасы белән Дагыстанга – 1,28 млрд һәм 1,25. сум, ә иң азы Мари Иленә (99 млн.сум) туры килә.