Яңа Кәкерле авылы үзенең батыр улын онытмый. Мәктәптә аңа багышланган күп төрле чаралар һәрдаим үткәрелеп тора.
Укучылар арасында герой –якташларыбызга багышлап шигырь иҗат итү, инша язу, рәсем ясау шигырьләрне сәнгатьле уку буенча һәм төрле бәйгеләр оештырылып килә. Бу бәйгеләрдә барлык укучылар да актив катнашып, төрле җиңүләр яулыйлар номинацияләрдә. Һәр елны батыр якташыбыз Зариф Алимов истәлегенә баскетбол, волейбол, чаңгы ярышлары да үткәрелеп тора. Быелгы ярышларда да укучылар бик теләп катнаштылар.
31 нче гыйнвар көнне Советлар Союзы Герое Зариф Закир улы Алимовның һәлак булуына 72 ел тулу уңаеннан искә алу сәгате үткәрелде. Алимов Зарифка багышлап 7 нче сыйныф укучысы Махмутов Айгиз “батыр Үлемсез” исемле презентация әзерләде һәм укучыларга тәкъдим итте. Айгиз үзенең эшендә Герой авылдашыбызның биографиясе һәм өстәмә сугыштагы батырлыклары турында мәгьлүматлар да китергән иде. Презентация укучыларда зур кызыксыну уятты, алар бик күп сорауларга җаваплар таптылар. Авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Зариф Алимов Закир улын искә алу сәгате батыр һәйкәленә венок кую белән тәмамланды.