Бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эше тәмамланган

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Россия Федерациясе пенсия фонды бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эшен тәмамлады, ди идарә тармагының матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

“Пенсия фондыннан бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акчаны Россия пенсионерларына җиткерү эшләре тәмамланды. Финанслау млрд 221,7. сум итте тәшкил", – дип хәбәр итә Россия Федерациясе пенсия фонды.

Шулай ук бервакытлы түләнә торган акча аерым очракларда гына җиткерелмәгән булырга мөмкин. Бу пенсионерның шәхси эшләре белән бәйле булган очраклар, диелгән хәбәрдә.

Гомумән, бер тапкыр түләнә торган акчаны 43,5 миллионнан артык Россия пенсионеры алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International