Узган 2016 елда Казан Кремленә 2,8 миллион кеше экскурсиягә кергән. Бу хакта бүген Казан шәһәре хакимиятендә үткән “дүшәмбе эшлекле”дә башкаланың Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.
“Казан Кремлендә 2016 елда 2,8 миллион кеше булган, бу күрсәткеч үткән елдагыдан 37 процентка арткан. Шәһәрдә “Казан” Гаилә үзәге дә туристларда зур кызыксыну уята – аның өске катына шәһәр манзарасын карарга 110 мең кеше менгән. Казан Кремле яр буендагы Яңа ел мәйданчыгы бәйрәм чорында гына да 300 мең кешене кабул иткән. 2017 елда без туристларны сезон вакытында гына түгел, ә ел әйләнәсендә җәлеп итәргә планлаштырабыз”, – дип белдерде Дарья Санникова.